window.dataLayer = window.dataLayer || [];
 
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бай тарихлы һәм үзенчәлекле мәйданчыклары булган бу бина, совет чорының шул вакыттагы үтә дә заманча архитектура үрнәге буларак, типлаштырылган проект буенча 1978 елда төзелгән. Халык иҗаты йорты 2018 елга кадәр «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте карамагында булды. 2018 елның февралендә ул Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсенә тапшырылды.

Хәзерге вакытта ул – фән, мәдәният һәм сәнгатьнең күптөрле өлкәләрендәге белгечләр тарафыннан төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы кешеләрне күз уңында тотып даими рәвештә оештырыла торган күргәзмәләр, перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, концертлар һәм мастер-класслар уза торган күп функцияле заманча мәдәният үзәге.

Биредә заманча кинотеатр, бушлай интернет булган коворкинг зоналары һәм шулай ук, уңайлы кафе, ризык капкалап алу өчен көйләнгән ашамлык автоматлары бар. Сәхнә урнашкан залларда заманча куелыштагы театр тамашалары, биюләр күрсәтелә. Гомуми конструктив юнәлештәге урыннар шәһәр халкының эшләү, үзара аралашу һәм иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруы өчен уңайлы.

Түгәрәкләрдә һәм студияләрдә традицион клуб юнәлешендәге эш белән беррәттән, заманча тенденцияләр дә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Төп эшчәнлек сәнгать, музыка, бию, театр, фән һәм акыл үсеше юнәлешләрендә алып барыла.

Халык иҗаты йортының төп бурычлары - иҗат дәртен һәрьяклы үсешкә ия шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтү, яшәү өчен бар уңайлыклар тудыру, тубәнкамалыларның тормышнын яхшыртуга этәргеч бирү.
«Халык иҗаты йорты» МАО уставы
«Халык иҗаты йорты» МАО дә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Аренда түләве күләмен билгеләү буенча хисап
«Халык иҗаты йорты» МАО тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә прейскурант
«Халык иҗаты йорты» МАО мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турындагы нигезләмә
Түбән Кама шәһәренең «Мәдәни инициативалар үзәге» МАО исемен «Халык иҗаты йорты» МАО исеменә алыштыру һәм аның уставын яңа редакциядә раслау турында карар
Урнашкан урыны буенча салым органында оешманы исәпкә кую турында таныклык
«Халык иҗаты йорты» МАО күзәтчелек советы составын раслау турында карар
«Халык иҗаты йорты» МАО исәп сәясәте
«Халык иҗаты йорты» МАО клуб оешмалары турында нигезләмә
«Халык иҗаты йорты» МАО түләүле хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында нигезләмә
Хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү нәтиҗәләренең җыелма исемлеге
Хезмәт шартларын яхшырту буенча тәкъдим ителгән чаралар исемлеге
МАО "Халык иҗаты йорты"ның эш вакыты:
Көн саен: 10:00 - 22:00


Белешмәләр өчен телефон:
+7 (939) 331-52-52

Концерт залы кассасының эш режимы:
СИШ-ЯКШ: 14.00 - 19.00
ДҮШ - ял көне

Концерт залы кассасының телефоны:
+7 (939) 332-78-78


Кинотеатр кассасының эш режимы:
Көн саен: с 10:00 до 18:00


Кинотеатр кассасының телефоны:
+7 (939) 331-52-52
Made on
Tilda